news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге Россиякүләм ярышлар узачак

Ярышларда хатын-кызлар да катнаша, дип хәбәр итәләр Татарстан Диния нәзарәтеннән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 24 февральдә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда, татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап, джиу-джитсу буенча Россиякүләм ярышлар узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова хәбәр итә.

“Көч сынашуда 1999 елда туган һәм өлкәнрәк ирләр һәм хатын-кызлар катнаша, - ди Резеда Закирова. - Чараны Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, Татарстан Республиканың Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре берлеге, "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "ТР Вакф" фонды, "Мәрҗани" мәчете оештыра. Турнир беренче тапкыр РФ Спорт министрлыгының Бердәм Бөтенроссия спорт чаралары календарь планына 8348 номеры белән кертелгән һәм Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла”.

Спорт ярышларында төбәк федерацияләренең әгъзалары булып торган Россиянең иң көчле спортчылары: джиу-джитсу буенча 1нче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша. Барлыгы 100 дән артык спортчы килер, дип көтелә.

Ир-егетләр 56, 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югарырак авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 49, 55, 62, 70 һәм 70 килограммнан югарырак авырлык каралган.
Ярышларның приз фондын шәхси-команда Кубогы һәм медальләр, шулай ук Россиянең Джиу-джитсу федерациясе, РФ мөселман яшьләре Берлеге, "Мәрҗани" мәчетенең истәлекле бүләкләре тәшкил итә. Моннан тыш, ир-атлар арасында Татарстанның рәсми Хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗга юллама да уйнатыла.

Турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең “кара каплан” борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле. Джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына беренче ярышлар 2017 елда узды.

Белешмә өчен: Джиу-джитсу - Япониядә килеп чыккан сугышчан сәнгать төре, кул сугышын хәтерләтә. Аның Не-Ваза төрендә көндәшеңне җиргә егарга һәм каршылыкны тизрәк төгәлләү өчен авырттыра, "буа" торган алымнар кулланырга кирәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100