news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда – джаз кичәсе

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Ruden Jazz Quartet концерты узачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Ruden Jazz Quartet концерты узачак.

Казан музыка сөючеләре игътибарына пианист, джаз һәм классик музыканы башкаручы, композитор, аранжировщик Андрей Руденко, Мәскәүдән бәрмә уен коралларында уйнаучы Адель Сабирҗанов, җырчы Владимир Черницын, саксофонда уйнаучы Дмитрий Забегаев, башкаручы Лилия Чугунова чыгышы тәкъдим ителәчәк.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының концертлар бүлегеннән алган хәбәргә караганда, концерт программасында Андрей Руденко язган музыка әсәрләре, аның эшкәртүендә атаклы “Битлз” төркеме көйләре, дөньяның танылган джаз классикасы вәкилләре - Дюк Эллингтон, Луи Армстронг, Антониу Жобим һәм башкаларның музыкасы яңгыраячак.         

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100