news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Дзержинский белән Чернышевский урамнары киселеше тирәсендә хәрәкәт чикләнә

Бу участокта җылылык трассасы, суүткәргеч һәм канализация торбаларын монтажлау эшләре планлаштырылган

  (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 18-21 июльдә Казанда Дзержинский белән Чернышевский урамнары киселеше тирәсендә хәрәкәт чикләнә. Бу участокта җылылык трассасы, суүткәргеч һәм канализация торбаларын монтажлау эшләре планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

18 июльдә 22.00 сәгатьтән 21 июльдә 6.00 сәгатькә кадәр юл ябык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot