news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дю Солей циркы бөҗәкләр тормышы турында тамаша күрсәтәчәк

Билетлар ирекле рәвештә 1 ноябрьдән сатыла башлый.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елның язында һәм җәендә дю Солей циркы Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда, Тольятти һәм Сочида бөҗәкләр тормышына багышланган OVO тамаша күрсәтәчәк.

Cirque du Soleil матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан башкаласында гастрольләр 23-27 майда узачак. Тамаша “Татнефть Арена”да булачак. Бу – дю Солей циркының 25 нче OVO тамашасы. Беренче тапкыр ул 2009 елда Монреалда компаниянең 25 еллыгы уңаеннан узган. Юбилей тамашасының темасы булып, бөҗәкләр колониясе тормышы торган. Режиссер һәм хореограф Дебор Колкер микродөньяда яшәүчеләрнең гүзәл һәм шул ук вакытта куркыныч тормышын кызыксындырырлык итеп чагылдырган.

Сюжетта төп мизгел булып серле йомырка барлыкка килү тора. Тамашаның исеме дә шуннан алынган.

Тамаша башкача уйлый торган теманы да күтәрә. Бу исә дю Солей циркында 50 илдән җыелган һәм 25 телдә сөйләшүче цирк хезмәткәрләренә хас әйбер.

Cirque Club ябык клубы әгъзалары шоуга билетларны бүгеннән үк алу мөмкинлегенә ия. Тамашага билетлар быел 1 ноябрьдән ирекле рәвештә сатыла башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100