news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Дьяконов укулары узачак
Бүген ТР Милли музеенда күренекле музей белгече Владимир Дьяконов укулары ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Милли музеенда күренекле музей белгече Владимир Дьяконов укулары ачыла. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 65 ел һәм ТР Милли музеена 115 ел тулуга багышлана. Быел укулар “Музейда Бөек Ватан сугышы турында саклана торган хәтер” темасына багышлана.
1996 елдан башлап, укулар ел саен 1941-1978 елларда ТАССР Дәүләт музее директоры булган Владимир Дьяконов истәлегенә багышлап уздырыла. Тарихтан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен музей хезмәткәрләре дә яу кырларында ятып кала. 1942-1943 елларда фронтка киткән музей директоры Г.Вахламов, фондлар мөдире М.Софронов, тарих бүлеге мөдире В.Мельситов кире әйләнеп кайтмый. Авыр сугыш елларында Татар республикасы Үзәк музее белән Владимир Дьяконов җитәкчелек итә башлый. Музей бу елларда берничә дистә агитация һәм сәнгать күргәзмәләрен оештыра. 1942-1944 елларда “Совет халкының Бөек Ватан сугышы” исемле, сугыш турында беренче зур экспозиция эшли. 1944 елда тантаналы төстә музейның 50 еллыгы билгеләп үтелә. Аңа ТАССР Дәүләт музее статусы бирелә. Шуннан бирле Бөек Ватан сугышы темасы музейның җыю, экспозиция ясау һәм мәдәни-агарту эшчәнлегендә үзәк урынны биләп тора.
Дьяконов укулары кунаклары арасында Татарстанның дәүләт, муниципаль һәм ведомство музейлары вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары мөгаллимнәре, шәкертләре, Бөек Ватан сугышында катнашкан музей хезмәткәрләренең туганнары булачак. Укуларда сугыш турында коллекцияләрне туплау, стационар экспозицияләрне һәм күргәзмәләрне оештыру; сугыш тарихына багышланган мәдәни-белем бирү эшчәнлеген алып бару; музейларда патриотик тәрбия бирү; сугыш һәм тыл ветераннары белән эшләү; Бөек Ватан сугышына багышланган социомәдәни проектларны тормышка ашыру; сугыш чорында музей хезмәткәрләренең эше кебек мәсьәләләр каралачак. Кунаклар шулай ук ТР Милли музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее күргәзмәләре белән танышачак. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot