news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Дуслык» хоккей турнирында беренче тапкыр хатын-кызлар командасы катнашачак

1-5 февральдә Татарстанда алкалы хоккей буенча «Кубок дружбы — Дуслык кубогы» дигән III Бөтенроссия турниры узачак. Быел оештыручылар яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, махсус хәрби операция геройларын хөрмәтләүгә һәм хәрби тарихка зур игътибар бирә.

Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Турнир безнең күпмилләтле республикабыз өчен традицион һәм матур вакыйга, барлык илләр өчен визит карточкасы булып тора. Бу җитди ярышлар түгел, турнирның идеясе исемендәге дуслык сүзенә нигезләнгән. Турнирның дөньяда аналоглары юк һәм ул елдан-ел үсеш ала», – дип сөйләде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, быел турнирның төп идеясе тагын да зуррак мәгънә ала, чөнки ул безнең ил өчен катлаулы вакытта уза. Аның сүзләренчә, ярышларның төп максаты – кешеләрне, нинди диндә булуларына карамастан, спорт мәйданчыкларында берләштерү.

Ул искәрткәнчә, быел, ир-атлар командасыннан тыш, терәк-хәрәкәт системалары һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар да катнашачак, шулай ук беренче тапкыр яшүсмерләр арасында хатын-кызлар хоккей җыелма командасы җыелган.

Ачылыш тантанасы 15:30 сәгатьтә «Спорт сарае»нда узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы планлаштырыла, дип өстәде Рябов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100