news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Дуслык уеннары»ның беренче этабын ябу тантанасы булды

Бүген Казанда Су спорты төрләре үзәгендә йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларның «Дөнья» дип исемләнгән I этабын ябу тантанасы узды.

Шулай итеп, ярышларның соңгы көнендә соңгы медальләр комплекты уйнатылды һәм бүләкләү тантанасы үтте. Финалны җиде тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы Влада Чигирева йомгаклады.

Казанның Су спорты төрләре сараенда узган ярышларда дөньяның 15 иленнән 1100дән артык спортчы катнашты.

Беренче этап – «Дөнья» – йөзү буенча Россия Кубогы финалын, суга сикерү буенча халыкара ярышларны, шулай ук синхрон йөзү буенча халыкара ярышларны үз эченә ала.

Икенче этап – «Спорт» – 9 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр планлаштырыла. Анда суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы һәм йөзү буенча Россия чемпионаты узачак.

Өченче этап – «Легендалар» – декабрьдә үтәчәк. Аның кысаларында йөзү буенча Владимир Сальников Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы оештырыла.

Бер көн элек Казанда «Дуслык уеннары»на фигуралы шууда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова килеп китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100