news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Дуслык кубогы» хоккей буенча IV Бөтенроссия турниры узачак

30 майда Казанда спорт сараеның боз аренасында «Дуслык кубогы» алкалы хоккей буенча IV Бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар Россиянең алты төбәгеннән 200дән артык спортчы җыячак. Турнир спорт вакыйгасы гына түгел, ә бердәмлек, тынычлык һәм конфессияара татулык символы да булачак, дип хәбәр итә Казанның физик культура һәм спорт комитеты.

Бу сезонда РФнең 6 субъектыннан, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Санкт-Петербург һәм Пенза өлкәсеннән 10 коллектив бозга чыгачак.

Турнирның үзенчәлеге – аның берләштерүче миссиясе. Монда төрле төбәкләрне, диннәрне һәм һөнәрләрне тәкъдим итүче командалар уйный: православие гыйбадәтханәләре һәм мөселман җәмгыятьләре мәхәлләләреннән башлап Эчке эшләр министрлыгы юристлары һәм хезмәткәрләре җыелмаларына кадәр.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 30 майда 10:00 сәгатьтә символик матч белән тантаналы ачу була. Программа белән җентекләбрәк сылтама буенча таныша аласыз.

Турнирны оештыручылар – РПЧ Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Татнефть» ГАҖ, ТР хоккей федерациясе, Казан мэриясе һәм башка партнерлар ярдәмендә.

Тамашачылар өчен керү – ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot