news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда “Дуслар йорты” дигән халыкара шигъри мини-фестиваль була

Анда катнашучыларны танылган чуваш шагыйре Геннадий Айгиның иҗаты һәм шәхесе берләштерә

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 сентябрь көнне, Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясының графика залында “Дуслар йорты” дигән халыкара шигъри мини-фестиваль уздырыла. Башлану вакыты 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Фестивальдә Норвегия, Швеция һәм Шотландиядән шагыйрьләр, филолог-славянчылар һәм тәрҗемәчеләр, шулай ук Казан һәм Чабаксар кебек РФ субъектлары башкалалары шагыйрьләре һәм рәссамнары катнаша. Аларның барысын да танылган чуваш шагыйре Геннадий Айгиның иҗаты һәм шәхесе берләштерә. Бу көннәрдә Чабаксар шәһәрендә халыкара фәнни конференция белән шагыйрьнең 80 яшьлек юбилее билгеләнә. Форумда катнашучылар бер көнгә Казанга килә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100