news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дүрт телдә нәшер ителгән китап тәкъдим итәләр

18 августта Татарстан Милли китапханәсендә дүрт телдә басылган «Туган Батыр риваятьләре» китабының презентациясе була.

Бу повесть-әкият рус, татар, инглиз һәм гарәп телендә, дип ачыклык кертәләр Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.

Презентациядә китап авторы - Зөлфәт Хәким һәм проект авторы - «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чыгыш ясаячак.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot