news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дүрт кеше сөрем газы белән агуланган

30 май кичендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең дежур табибыннан Казанның Чапаев урамы буенча 25нче номерлы йортта дүрт кешенең сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат, 18 һәм 12 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай зыян күргән. 

Кызны – 7нче шәһәр хастаханәсенә, балаларны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киләләр. Барысының да хәле уртача авыр дип бәяләнә. Ир-ат госпитализациядән баш тарта.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot