Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Думбрачылар җыены» үтте
23 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Думбрачылар җыены» үткәрелде, дип хәбәр итә «Туганайлар» газетасы.
Бу җыенның инициаторы этномузыколог, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров. Җыенга думбрада уйнарга яратучылар, укытучылар, студентлар һәм бу борынгы уен коралының моңлы яңгырашына битараф булмаган һәркем килгән иде.
Җыенның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу, башкару осталыгын арттыру һәм Идел буе халыкларының милли музыкаль традицияләрен саклауга ярдәм итү.
Чарада Казан шәһәреннән, Түбән Кама, Тукай, Алабуга районнарыннан килгән думбрачыларның катнашуы – төбәгебездәге халык музыкасының борынгы тамырларына якынлашу, танылган осталардан кыйммәтле киңәшләр алу һәм үз осталыгыңны күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды, ди оештыручылар.
Беренче өлештә Геннадий Макаров Идел буе халыкларында думбрада уйнауның үсеш тарихы турында сөйләде. Геннадий Михайлович әлеге материалларны төрле төбәкләрдә фольклор экспедициясендә булган вакытларда туплаган.
Шулай ук, чарада Геннадий Макаровның «Керәшеннәр мәдәниятендә халык музыка кораллары» дип исемләнгән, бай эчтәлекле китабы тәкъдим ителде. Бу басма керәшеннәрнең «Матди булмаган мәдәни мирас объектлары»н барлауга багышланган сериянең беренче китабы булды. Китапның тагын бер мөһим үзенчәлеге – ул туган телдә язылган, бу исә музыкаль белем өлкәсендә сирәк очрый торган күренеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз