news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Дубравная” метро станциясе ачылды

Мәртәбәле кунаклар Казан метрополитенының яңа станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәр барды.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Диана Авакян). Бүген башкалада Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Казан метрополитенының сан буенча 11нче “Дубравная” станциясен ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, “Метроэлектротранс” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галявов катнашты.

“Республика һәм шәһәр көнендә яңа объектлар ачу бик сөенечле. Әле генә Тукай музеенда булдык, инде яңа метро станциясендә. Билгеле, шәһәр уңайлы булырга тиеш, иҗтимагый киңлекләргә, ишегалларына, юлларга зур игътибар бирелә. Билгеле, эшлисе эшләр күп әле”, -  дип билгеләп үтте Миңнеханов үзенең тәбрикләү сүзендә.

Татарстан Президенты финанс кыенлыклары булуга карамастан, Казан метрополитенының икенче линиясе төзелеше эшләре башлануын хәбәр итте. Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр көне белән котлап, “Дубравная” метро станциясе ачылышын тарихи вакыйга дип атады.

 Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100