Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Дрон Экспо» пилотсыз очкычларның иң зур күргәзмәсе узачак
Казанда 26-28 августта «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмәсе һәм форумы оештырыла. Биредә Россиянең һәм Кытайның 150дән артык алдынгы компаниясе пилотсыз авиация системалары һәм технологияләре өлкәсендәге үз эшләнмәләрен һәм карарларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмәсен һәм форумын оештыручы Александр Фешкин хәбәр итте.
«Күргәзмәдә 150дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Биредә гражданлык максатларында кулланылучы пилотсыз очкычлардан башлап төрле комплектлаучыларга кадәр күреп булачак. Без чарада Россиянең төрле төбәкләреннән җитештерүчеләрне тупларга тырыштык, шулай ук Кытай вәкилләре дә киләчәк. Бу җитештерүчеләр арасында элемтә булдыру һәм алар бер-берсенә партнерлар таба алсын өчен оештырыла», - дип аңлатты ул.
«АЭРОНЕКСТ» Ассоциациясенең генераль директоры Глеб Бабинцев билгеләвенчә, чараның төп максаты ул – базарның гражданлык сегментында пилотсыз авиация куллануны үстерү.
«Пилотсыз авиация бүген беркемне дә гаҗәпләндерми, барысы да бу технологияләр турында белә, әмма аның ил тормышында нинди зур роль уйнавын һәр кеше төрлечә аңлый. Пилотсыз очкычлар икътисади эшчәнлекнең бик күп өлкәләренә интеграцияләнгән, мөлкәт комплексы объектларында: урман-кырларда, төзелешләрдә күп санлы эшләр башкара. Моннан тыш пилотсыз очкычлар махсус хәрби операция территориясендә гражданнарыбызны яклау эшендә гаять зур роль уйный. Илебезнең киләчәге бу өлкә үсешенә бәйле. Нәкъ менә шул сәбәпле махсуслаштырылган күргәзмә һәм форум уздыру турындагы карар кабул ителде», – дип сөйләде Глеб Бабинцев.
Чара кысаларында белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә, сәнәгатьтә һәм фәндә яңа юнәлешләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән конференция, мастер-класслар һәм презентацияләр узачак. Шулай ук күргәзмә пилотсыз технологияләр өлкәсендә стандартларны җайга салу һәм формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мәйданчык булып торачак.
«Без системалы заказчылар белән эшләү мәсьәләсе турында фикер алышачакбыз. Авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате һәм башка өлкәләрдә пилотсыз очкычлар куллануга карамастан, әле бик зур потенциал кала. Күп кенә предприятиеләр үз процессларын яңа инструментларга ничек үзгәртеп корып булуын аңламый һәм яңа чикләүләрдән курка», - дип билгеләде Бабинцев.
«Дрон Экспо» күргәзмәсе һәм форумы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Чаралар уздырыла торган урынга «Казан-пасс» вокзалыннан махсус шаттллар оештырылачак, бейджны күрсәткән очракта, аларда бушлай барып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз