Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Древо жизни» проектының беренче чарасы башкорт мәдәниятенә багышланачак
«Древо жизни» проекты Казан халкын һәм шәһәр кунакларын Идел буе халыкларының туган телләре һәм мәдәнияте белән таныштыру максатында оештырыла.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Древо жизни» проектының быелгы беренче чарасы башкорт мәдәниятенә багышланачагын әйтте.
«Древо жизни» проекты быел «Черек күл»дән Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркына күчә. Проектның беренче чарасы башкорт мәдәниятенә багышланачак. Бер кичтә башкорт һәм татар сәнгате кушылачак. Моны дуслык күпере дип әйтсәк тә була», - диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Чараны оештыручылар сүзләренчә, кунаклар башкорт халкының милли костюмнары, музыкаль инструментлары, гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Остаханәләрдә декоратив әйберләр ясап, кубызда, курайда уйнап карау мөмкинлеге булачак. Теләгән кеше башкорт биюе элементларын өйрәнә алачак. Музыка сөючеләрне халыкара бәйгеләр лауреаты, курайчы Юлай Касыймов курай моңы белән ләззәтләндерәчәк.
Башкорт мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр 5 июльдә 18:00 сәгатьтә Горький паркына килә ала.
- «Древо жизни» проекты Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын Идел буе халыкларының туган телләре һәм мәдәнияте белән таныштыру максатында оештырыла. Ул 2022 елда башланып китте. Былтыргы чаралар мари, мордва, удмурт, чуваш милләтләренә багышланды. Быел кунаклар татар, башкорт, рус халыклары мәдәнияте белән танышачак (5 июль, 18.00 – башкорт мәдәнияте; 19 июль, 18.00 – рус мәдәнияте; 2 август, 18.00 – татар мәдәнияте).
- Проектны Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра. Чаралар милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз