Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «ДорТрансЭкспо» күргәзмәсендә Россиянең һәм чит илләрнең 58 предприятиесе тәкъдим ителгән
Күргәзмә ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә XIV «ДорТрансЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылышы узды. Быел күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең юл-төзелеш машиналары, махсус техника, юл-транспорт хуҗалыгы өлкәсендә инновацион проектлар тәкъдим итүче 58 предприятиесе катнаша.
Катнашучылар арасында Россиянең 10 төбәге предприятиеләре, Белоруссия, Казакъстан, Германия компанияләре бар. 8 ил предприятиесе продукциясе экспозициясе тәкъдим ителгән.
Күргәзмә ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Сәламләү чыгышында Илдар Халиков юл хезмәткәрләренә узган ел Универсиада алдыннан һәм быел башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстан Президенты тарафыннан куелган барлык бурычлар да үз вакытында һәм югары дәрәҗәдә үтәлгән. Бу эшләрне казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары бәяләде инде. Бүген Казан, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, РФ нең эре шәһәрләрендәге бөкеләр рейтингы буенча соңгы урынны били. Болар барысы да заманча техникадан башка гамәлгә ашырыла алмас иде, Универсиадага әзерлек вакытында гына да 150 чамасы объект эшләнде”, - дип ассызыклады ул.
“Соңгы елларда Универсиада һәм юл төзелеше күрсәткәнчә, бары тик заманча технология һәм техника, инновацияләр куллану, юлларның сыйфатын һәм ышанычлылыгын тәэмин итә ала”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
И. Халиков сүзләренә караганда, «ДорТрансЭкспо» күргәзмәсе – технологияләр һәм техника җитештерүчеләр өчен үз эшләрен күрсәтү, ә юл хезмәткәрләренә юл төзелешендә кулланырга мөмкин булган яңа җиһазларны күрү мөмкинлеге.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе күргәзмә белән бергә «Ворлд Скилз» конкурсын үткәрү традициясен билгеләп үтте. “Бүген Казан 2019 елда «Ворлд Скилз» дөнья чемпионатын үткәрү хокукына дәгъва итә”, - диде И. Халиков.
Мәртәбәле кунаклар «ДорТрансЭкспо» күргәзмәсе һәм эшче һөнәрләр буенча профессиональ осталык конкурсы ачылуны гәүдәләндергән символик тасманы кисте.
Күргәзмәдә юл төзелеше һәм коммуналь махсус техника, яктырту баганалары, асфальт әзерләү корылмасы, экскаваторлар һәм бульдозерлар өчен асылма җиһазлар һ.б. тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз