Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда дөньядагы иң зур NUR NOW цифрлы сәнгать күргәзмәсе ачыла
2026 елның 3 гыйнварыннан 18 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы башкаласында FORMATE студиясе тарафыннан оештырыла торган дөньядагы иң зур NUR NOW цифрлы сәнгать күргәзмәсе экспозициясе эшләячәк. Проект ел саен «Россия – минем тарихым» парклары мәйданчыгында уза. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларга Россия һәм халыкара медиарәссамнар тарафыннан үзенчәлекле форматларда: иммерсив инсталляцияләрдән һәм гөмбәз проекцияләреннән башлап цифрлы перформансларга кадәр иҗат ителгән 130дан артык эш тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, уздырылган һәр NUR NOW күргәзмәсе 5 меңнән артык кешене җәлеп итә. 2026 елда Россиянең «Россия – минем тарихым» парклары булган 26 шәһәрдә киң колачлы тур үткәрү күздә тотыла.
Проект командасы фикеренчә, экспозиция белән танышу заманча мәдәниятне үстерүгә, цифрлы белем бирү юнәлешенә ярдәм итүгә һәм төбәкләрнең туристларны җәлеп итүчәнлеген ныгытуга зур өлеш кертәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз