news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин истәлегенә спортчылар ифтары узды

Казанда мөселман спортчылары өчен махсус ифтар үткәрелде. Беренче тапкыр йөздән артык спортчыны бер өстәл артына җыйган ифтар Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышланды.

Авыз ачу мәҗлесенә җыелучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм спортчылар өчен махсус ифтар үткәрүнең төп максатларына тукталды, ислам динендә сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелүен аңлатты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моңа кадәр спортчылар өчен ифтар оештыру насыйп булмады. Быел безнең арабыздан Айрат Кәлимуллин ахирәткә күчте. Аның өчесен-җидесен үткәргәннән соң, Радик Абдрахманов спортчыларны җыеп Рамазан аенда тренерыбыз истәлегенә ифтар үткәрергә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. спортны яраткан, ул үзе дә көрәшләрдә катнашкан. Динебез барыбызны да спорт белән шөгыльләнергә өнди», – ди мөфти.

Камил хәзрәт шулай ук Айрат Кәлимуллин хакында истәлекләре белән уртаклашты. Аның киң күңелле, яхшы, ярдәмчел, сәләтле тренер булуын, күп кешенең намазга басуына аның сәбәпче булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100