news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Донор тәвәккәл, оста һәм көчле!” бәйрәме узды

Бәйрәм кысаларында дүрт команда арасында күңелле спорт ярышлары үтте

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Кичә башкалабызның “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында “Донор тәвәккәл, оста һәм көчле!” исемле спорт бәйрәме уздырылды.

“Росплазма” федераль учреждениесенең үсеш бүлеге башлыгы Оксана Усманова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, бәйрәм кысаларында дүрт команда арасында күңелле спорт ярышлары үтте. Җиде төрле спорт бәйгесендә “Росплазма” учреждениесенең Казандагы филиалы,  Казан хакимиятенең балалар һәм яшьләр эшләре Комитеты каршындагы “Подросток” муниципаль унитар ширкәте, Казан яшьләр оешмалары Советы вәкилләреннән торган командалар һәм Икътисад, идарә һәм хокук институты студентларыннан торган “Донорлар” командасы көч сынаштылар. Беренче урынга “Подросток” муниципаль ширкәте командасы лаек булды. Икенче урынга Плазма үзәге вәкилләре чыкты. Өченче урынны Казан яшьләр оешмалары Советы командасы яулады. Дүртенче урынга “Донорлар” командасы чыкты.  

Чараны “Росплазма” учреждениесенең Казандагы филиалы башлыгы Марат Мрасов ачып җибәрде. Ул Казанда донорлыкны пропагандалаучы шундый чараның тәүге тапкыр узуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Спорт һәм сәламәт яшәү елында гына түгел, алга таба да шундый чараларны ешрак уздырырга кирәк. Шулай ук спорт бәйрәменә Казан яшьләр оешмалары Советы рәисе урынбасары Эдуард Сафин, Татарстанның атказанган тренеры Рәшид Сөнгатов, РСФСРның хоккей буенча атказанган тренеры Анатолий Романов, Россиянең армспорт буенча атказанган тренеры Валерий Маслов та килгәннәр иде.

Чараны “Росплазма” федераль дәүләт учреждениесенең Казандагы  филиалы оештырды.

    

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100