news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда донор көне үтә

Казанда ел саен 13 меңгә якын кеше кан тапшыра.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда шәһәркүләм донор көне үтә. Бу хакта Республика кан үзәге сайты хәбәр итә.

Кан тапшыру алдыннан Республика кан үзәге сайтында урнаштырылган “донор светофоры” белән танышырга киңәш ителә. Ул медицина учреждениеләре китергән мәгълүматлар нигезендә төзелә һәм кайсы кан төркеменә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуны күрсәтә. Яшел төс белән билгеләнгән кан төркемендә әлегә ихтыяҗ юк, сары төс – әлеге кан төркеменә ихтыяҗ бар, кызыл төс – әлеге кан төркеме тиз арада таләп ителә.

Кан тапшырырга килгәндә, үзегез белән паспорт алып килергә кирәк. Моннан кала, кан тапшырган көнне һәм бер көн алдан донорларга майлы, кызыдырылган һәм ачы ризыктан баш тартырга киңәш ителә. 48 сәгать алдан алкоголь кулланмаска, бер сәгать алдан тәмәке тартмаска кирәк.

  • Казанда ел саен 13 меңгә якын кеше кан тапшыра, Республика кан үзәгендә генә 12-13 мең тонна кан җыела. Узган елда бу күрсәткеч арткан: барлыгы 25 литр кан тупланган, шуларның 15 тоннасы – үзәк нигезендә, 10 тоннасы кан күчереп агызу бүлекләрендә җыелган.

Әлеге акциягә Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә 16 май көнне 8.30 һәм 13.00 сәгатькә кадәр кан тапшырып кушылып була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100