news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Донбасс төбәкләре референдумнары нәтиҗәләрен хуплап митинг уза

Бүген Казанда Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә «Россия өчен, референдумнар нәтиҗәләрен хуплап» шигаре астында уздырылган референдумнар нәтиҗәләрен хуплап митинг уза. 27 сентябрьдә Россия составына керү турында тавыш бирүнең соңгы көне булды. Барлык төбәкләрдә катнашучылар 60 проценттан артып китте. Шулай итеп, алар барлык төбәкләрдә узган дип танылды.

Меңнәрчә кеше Җиңү паркында җыелды. Акция катнашучыларны ватандашларыбызга һәм үз бурычларын батырларча үтәүче һәм Ватаныбызны яклауны тәэмин итүче хәрби хезмәткәрләргә теләктәшлек белдерүгә юнәлтелгән.

Концертта татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Донецк һәм Луганск халык республикалары хакимиятләре, шулай ук РФ Хәрби көчләре контрольдә тотыла торган Херсон һәм Запорожье өлкәләре җитәкчелеге 19 сентябрьдә Россия составына керү турында плебисцит үткәрергә ниятләүләре турында игълан итте. Референдумнар 27 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot