news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дизель ягулыгы бәясе - күтәрелә, АИ-92,93 ле бензинныкы- кими төште

Татарстан башкаласында А-76 һәм АИ-95 ле бензин бәясе үзгәрешсез калды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 28 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, узган бер атнада Татарстан башкаласында А-76 һәм АИ-95 ле бензиннар бәясе үзгәрешсез калган. Аларның бер литры уртача 19 сум 3 тиен һәм 23 сум 27 тиен тора. Ә менә АИ-93,92 маркалы ягулык 6 тиенгә арзаная төшкән. Казанда аның бер литры өчен уртача 21 сум 58 тиен сорыйлар. Дизель ягулыгы бәясе, киресенчә, 4 тиенгә күтәрелгән (17 сум 18 тиен).

Идел буе федераль округында А-76 һәм АИ-93,92 ле бензиннарга иң югары хак Саранскида саклана. Мордовия башкаласында бу төр ягулыкларның бер литры уртача 19 сум 97 тиен һәм 22 сум 90 тиен тора. Литры 24 сум 5 тиен торган кыйммәтле АИ-95 ле бензины Түбән Новгородта, ә югары бәяле дизель ягулыгы – Уфада (18 сум 50 тиен) сатыла. Ә менә округта иң очсызлы дизель ягулыгы Казанда һәм Йошкар-Олада теркәлгән. 17 сум 85 тиенлек А-76, литры 21 сум 12 тиен торган АИ-93,92 ле бензинны һәм 22 сум 29 тиен торучы АИ-95 ле иң арзанлы бензинны Оренбургта табарга була.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100