news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дизель ягулыгы арзанайды

Ә бензин бәясе әллә-ни үзгәреш кичермәде

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 5 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда соңгы бер атнада дизель ягулыгының 13 тиенгә арзанаюы күзгә ташлана. Бензин исә, төренә карап, азрак күтәрелә төшкән. А-76 лы бензин хакы 4 тиенгә үскән. АИ-93,92 ле һәм АИ-95 ле ягулык бәясендә үзгәреш тагын да азрак- 1 тиен чамасы. Шулай итеп, Татарстан башкаласында, дизель ягулыгының литры уртача 17 сум 5 тиен, А-76 лы бензинныкы -19 сум 7 тиен тора. АИ-93,92 ле ягулык өчен 21 сум 59 тиен, Аи-95 ле бензинга -23 сум 28 тиен сорыйлар.
Татарстанстат хәбәр иткәнчә, узган бер атнада Идел буе төбәгендә иң арзанлы дизель ягулыгы Казанда сатылган. Ә иң очсызлы бензин –Оренбурта. Биредә А-76 лы ягулыкның литры уртача 17 сум 77 тиен, АИ-93,92 ленеке-20 сум 96 тиен, АИ-95 маркалы бензинның -22 сум 17 тиен тора. Округта кыйммәтле автомобиль ягулыгы сатылучы шәһәрләр исемлеге бу юлы да үзгәрешсез калды. А-76 һәм АИ-93,92 ле бензиннарга иң югары хак һаман да Саранскида саклана. Мордовия башкаласында бу төр ягулыкларның бер литры уртача 19 сум 97 тиен һәм 22 сум 90 тиен тора. Литры 24 сум 5 тиен торган кыйммәтле АИ-95 ле бензин Түбән Новгородта, югары бәяле дизель ягулыгы – Уфада (18 сум 50 тиен) сатыла.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100