Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда дизель ягулыгы арзаная, бензин бәясе үзгәрми
АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,2 сум тора, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ-98 — 59 сум.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). 11 марттан 18 мартка кадәр Казанда барлык маркалы бензин бәясе алдагы атна дәрәҗәсендә калган, ә дизель ягулыгының бәясе кими.
Бер атнада дизель ягулыгы бәясе 0,1 процентка кимегән. Шулай итеп, бер литр «дизель» бәясе 52,5 сумга кадәр төште. Әмма, узган елның декабренә караганда, бәя 3,1 процентка югарырак. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итте.
АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәяләре бу чорда элеккеге дәрәҗәдә калган. АИ-92 маркалы бензинның бер литры 46,2 сум тора, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ-98 — 59 сум.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә мотор ягулыгына бәяләр кимү тенденциясе 1,5 елга беренче тапкыр күзәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз