
Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы кысаларында яңа уку елыннан Креатив индустрияләр мәктәбе эшли башлаячак.
«Креатив индустрияләр мәктәбе – бюджет нигезендә өстәмә белем бирү максатларында башланган федераль проект. Аның безнең училищеда ачылуы – дизайн буенча эш тәҗрибәбез булуы һәм бөтен Россия буйлап дизайнерлар белән хезмәттәшлек итүебез», - диде училище директоры Ольга Гыйльметдинова проектны журналистларга тәкъдим итеп.
Креатив индустрияләр мәктәбенә 12 – 16 яшьлек балалар чакырыла. Уку түләүсез. Укырга керүчеләр өчен сынаулар каралмаган. «Без укучылар кабул итү турында игълан иткәч, кем гариза биреп өлгерә – шул эләгә. Бу бик уңайсыз, ләкин шулай булачак», - диде Ольга Гыйльметдинова.
Укырга 80 кеше алына. Бу 20 кешелек дүрт төркем дигән сүз. Болар - Виртуаль чынбарлык студиясе, Дизайн студиясе, Анимация һәм мультипликация студиясе, Фото-видеопродукция студиясе.
Оештыручылар киләсе елга кием дизайны һәм гамәли сәнгать студиясе дә ачарга җыеналар.
- Бүген Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында мәдәният министры матбугат вәкилләре белән очрашты. Ирада Әюпова училищеның Карл Маркс урамындагы бинасына экскурсия уздырды.