Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда дизайн, мәдәни мирас һәм автор стиле турында зур ачык лекторий узачак
Бүген, 6 июльдә, «Адонис» иҗади кластерында дизайн, шәһәр киңлеге, мәдәни мирас һәм автор стиленә багышланган зур лекторий узачак. Кунакларны дизайнерлар, эшкуарлар, тикшеренүчеләр һәм иҗади индустрия вәкилләре катнашында дискуссия һәм өч ачык лекция көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Программа 16:00 сәгатьтә «Мирас белән эшләү» темасына дискуссия белән ачылачак. 17:30 сәгатьтә «Мирас белән ничек коллаборация ясарга?» дигән темага лекция була. 18:40 сәгатькә «Шәһәр киңлеге семиотикасы: шәһәр текстыннан мультисенсор этнографиягә кадәр» лекциясе планлаштырылган. Программа 20:00 сәгатьтә «Авторлык блогында ни өчен идея иң мөһиме?» лекциясе белән тәмамланачак.
Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз