news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда диспансеризацияне 145 меңнән артык кеше узган

2016 елда табиблар Казанда 204 мең кешенең сәламәтлеген тикшерер дип көтелә.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда халыкны диспансеризацияләү дәвам итә  – бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сөйләде.

Агымдагы елның 10 аенда белгечләр 145 848 кешене тикшергән (бу еллык планының 71 проценты). Тикшеренергә җәлеп ителүчеләр арасында хезмәткә сәләтле халык әз булуын әйтте Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе. “Нәкъ менә 39-60 яшьләрдә куркыныч факторлар формалаша яисә кискенләшә, - ди Илнур Хәлфиев. – Аннары бу кискен хроник авыруларга китерә. Кызганычка, эре преприятияләрнең, шулай ук кече һәм уртакул эшкуар оешмаларының күп кенә җитәкчеләре, аларның хезмәткәрләре диспансеризациядә катнашуның кирәген тапмый”.  

Диспансеризация вакытында белгечләр тарафынан җитди авырулар ачыклау очраклары бар. Күпчелек очракта алар башлангыч стадияләрдә ачыклана һәм пациентны дәвалап була. “Безнең шәһәр халкына мөрәҗәгать итәсем килә: кайвакыт авыру үзе турында берничек белдерми, ләкин организмда процесс бара. Шуның өчен  диспансеризацияне узу һәрберебез өчен мөһим. Авыруны дәвалаганчы кисәтү яхшырак”, - дип нәтиҗә ясады Илнур Хәлфиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100