news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дирижер Фуат Мансуровны искә алу кичәсе була

Кичәдә күргәзмә дә эшләячәк: дирижерның сәхнә костюмы, дирижёр таякчыгы, музыка уен кораллары, фотолар һ.б. экспонатлар куела.

Казанда дирижер Фуат Мансуровны искә алу кичәсе була
Салават Камалетдинов/архив

17 февральдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, дирижер һәм педагог Фуат Мансуровны искә алачаклар. Программада Милли музей фондларыннан Фуат Мансуровның 95 еллыгына багышланган күргәзмә ачу һәм концерт була.

«Чарада Фуат Мансуровның дуслары һәм хезмәттәшләре – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, мөгаллимнәре, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры хезмәткәрләре истәлекләрен сөйләячәк. «Мин – татар кешесе, татар мәдәниятен таратам» дип исемләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителә. Анда Милли музей фондларыннан Фоат Мансуров белән бәйле фотосурәт, документлар күрсәтелә», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Чарада видеоэлемтә аша Фуат Мансуровның кызы - Марина Мансурованың катнашуы көтелә. «Күргәзмәгә дирижерның кызы тапшырган предметлар: сәхнә костюмы, дирижёр таякчыгы, музыка уен кораллары, фотолар һ.б. экспонатлар куела», - диелә хәбәрдә.

Искә алу кичәсендә профессор-консультант, Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты җитәкчесе - Шамил Монасыпов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов, «Яңа музыка» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры Анна Закирова-Гулишамбарова, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Наталья Садыйкова катнаша.

Программада үзебезнең һәм чит ил композиторлары әсәрләре, Фуат Мансуров җитәкчелегендә Татарстан Дәүләт симфоник оркестры башкарган әсәрләр яңгыраячак. Әсәрләрне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучылары һәм укучылары башкаруында ишетеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100