news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана

1 апрельдә Казанда яшьләр өчен берьюлы 2 ислам курсы: яшь кызлар өчен – «Яшь килен» һәм егетләр өчен – «Яшь кияү» курслары башлана. «Яшь килен» курслары инде 12 нче тапкыр оештырылып, онлайн форматта узса, «Яшь кияү» ислам курслары тәүге тапкыр үткәрелә һәм офлайн форматта Казан мөселманнарын гына җыя. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.

Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.

Курста катнашучыларга очрашулар һәм видео дәресләр форматында гасырлардан килгән татар-мөселман традицияләре, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат физиологиясе, гаилә эчендәге хәлләрне тыныч юл белән хәл итү, мөнәсәбәтләрне кору әдәпләре һ.б. мәсьәләләр турында сөйләнә.

Шулай итеп, егетләр һәм кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә хәләл җефет сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Яшь егетләр хәләл җефетен эш-гамәле белән аны кызыксындырырга, гаиләдә карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк, шулай ук сәламәтлек, бала тәрбияләү, тормышта үз урыныңны табу, гаиләне тәэмин итү, хәләл җефетеңнең туганнары белән уртак тел табу, сөннәт буенча йорт-хуҗалыкны алып бару белән бәйле кебек мөһим мәсьәләләргә төшенәчәк. Курсларга юристлар, табиблар, галимнәр һәм башка белгечләр чакырыла.

Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр (шул исәптән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан танып-белү лекциясе), текст дәресләре, тестлар, лекцияләр һәм танышу кагыйдәләре, хитбә (ярәшү, яучы), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак һ.б. турында өстәмә белемнәр базасы булган аерым телеграм-канал әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100