Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда дини уку йортлары шәкертләренең эшкә урнашуы мәсьәләсе турында сөйләшү булды
Озакламый мондый очрашу Россия ислам институтында да оештырылачак
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 2 һәм 3 февраль көннәрендә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин Казан мәдрәсәләрен тәмамлаучы шәкертләр белән очрашты. Очрашуда “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләр җитәкчеләре Наил хәзрәт Яруллин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты.
Рөстәм хәзрәт мөфти исеменнән барлык катнашучыларны сәламләп, Ислам дине буенча сыйфатлы гыйлем алу һәм аны тормышта куллану мөһимлеген ассызыклап, аларга киләчәктә эшкә урнашу буенча үзенең киңәшләрен бирде. Мөфти урынбасары мәдрәсәләрне тәмамлаучыларның һәрвакыт эш урыннары эзләү мәсьәләсе булуы хакында әйтте. Ул хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстан районнарында, бигрәк тә имамнарга кытлык булганнарында, эшләргә теләүче яшь имамнарга махсус грантлар программасын тормышка ашыруы турында сөйләде.
Айдар хәзрәт Кәрибуллин бүгенге заманда имам һөнәренең мөһимлегенә игътибар юнәлтеп: “Имамнар һәрвакыт хөрмәткә лаеклы шәхесләр булганнар. Кайда гына яшәсәләр дә, мәхәллә халкының күп сандагы сорауларына җавап табарга ярдәм иткәннәр. Бүген дә дин әһелләре динебез, милләтебез өчен күп хезмәт куя”, – диде.
Очрашу дәвамында мәдрәсәләрне тәмамлаучы шәкертләр үзләре дә фикерләрен җиткерде, ниятләре белән уртаклашты. Шунысы сөенечле: аларның күбесе Татарстанда калу һәм авылларда эшләү теләкләре турында әйтте.
Озакламый мондый очрашу Россия ислам институтында да оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз