news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы уза

Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм үсеш тенденцияләре буенча фикер алышачаклар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсенең дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы уза.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, утырышта катнашучылар дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм үсеш тенденцияләре, шулай комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Чарада ТР территориясендәге барлык конфессия, дини берләшмәләр һәм конфессияләр белән эшләүче министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаша.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100