news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Дини берләшмәләр комиссиясенең беренче утырышы узды
Дүрт еллык тәнәфестән соң узган утырышта руханиларның дәүләт органнары белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләр каралды
Скопировать ссылку
(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”, Фәрит Шаһидуллин). Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсенең Дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиясенең беренче утырышы узды.
Аның эше моннан берничә ел элек туктатылган иде. Дүрт еллык тәнәфестән соң узган утырышта руханиларның дәүләт органнары белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләр каралды.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң күп сандагы дини берләшмәләр теркәлгән төбәкләреннән берсе, алар 1400 дән артып китә. Шуның белән бергә, аларның барысы да дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне үтәми: салымнарны үз вакытында түләми, мәхәлләләр тиешле вакытта теркәлми һәм башкалар. Боларның барысы да дини берләшмәләрнең эшчәнлегендә тискәре чагылыш таба.
Утырышта катнашкан республика баш раввины Ицхак Горелик, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якупов, ТР Христиан оешмалары советы рәисе Анатолий Погасин дәүләт органнары таләпләренең законлылыгын ассызыклады.
Мәхәлләләр арасында аңлату эшләре алып барылачак, дип билгеләп үтте руханилар. Комиссиянең киләсе утырышы салым турындагы законнарның үзенчәлекләрен һәм дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге теркәү эшчәнлеген аңлатуга багышланачак. Анда министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә чакырырга ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2