news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Динамо” Кубогына балалар арасында Бөтенроссия хоккей турниры уза

Ярышлар “Татнефть-арена» боз сараенда үтәчәк

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Казанда 24-28 март көннәрендә Татарстан Республикасы “Динамо” физкультура-спорт оешмасы Кубогына 2001 елда туган балалар командалары арасында алкалы хоккей буенча беренче Бөтенроссия турниры узачак. “Татнефть-арена” боз сараенда үтәчәк уеннарда “Ак Барс” (Казан), “ЦСКА” (Мәскәү), “Авангард” (Омск), “Трактор” (Чиләбе), “Газовик” (Төмән), “Салават Юлаев” (Уфа) командалары катнаша.
Турнир әйләнмәле система буенча узачак – һәр команда бер-берсе белән уйный. Җиңүчеләр барлык очрашуларда җыелган очколар саны буенча билгеләнәчәк. Иң яхшы командаларны кубоклар, дипломнар, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.



news_right_1
news_right_2
news_bot