Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак
19 июльдә Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.
«Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 14 ел тулачак. 19 июльдә иртәнге 08.00 сәгатьтә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында аның кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак. 10.00 сәгатьтә Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) Россия халыклары бердәмлеге елы һәм татар дин галиме Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 еллыгы кысаларында «Татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә Вәлиулла хәзрәт Якуповның керткән өлеше» темасына фәнни-гамәли конференция узачак», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз