news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дин әһелләрен җыячак Бөтенроссия конференциясе була

Ул “Ярдәм” фонды оешуга 10, Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаенан оештырыла

 (Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). 27 гыйнвар көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Россия мөселманнары: социальләшү, белем алу һәм гореф-гадәтләр” дип аталган Бөтенроссия конференциясе була. Аны “Ярдәм” фонды, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Җәмәгать палатасы, Россия ислам институты оештыра.

Чарада исламның социальләшүе, татар мәхәлләләренең төзелеше, мөселман җәмгыяте һәм икътисад кебек мәсьәләләр хакында фикер алышу ниятләнә.

Бөтенроссия конференциясендә дин әһелләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашыр дип көтелә һәм ул “Ярдәм” фонды оешуга 10, Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаенан оештырыла. Конференциядә катнашырга теләүчеләр гаризаларын mechet.yardem@yandex.ru электрон адресы аша юллый ала, дип хәбәр итә “Ярдәм” мәчетенең матбугат хезмәте.

Белешмә өчен.

Муса Бигиев (1875-1949), каршылыклы чорда яшәсә дә, күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Төркия уку йортларында укый, Петербург университетында юридик белем ала. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысрыклау башлангач, кулъязмаларын, яшерен рәвештә, Германиягә озата. Дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100