news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дин әһелләре вакф перспективалары турында фикер алыша

II Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашучыларны республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Вакф белән гади сәдака арасындагы аерманы аңлатты. "Кеше матди милеген кулланышка бирә, ул файда китергән чорда шуның үзе өчен әҗерен күрә", – диде.

Татарстан мөфтие урынбасары,"ТР Вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Россиядә мөселман лидерларының вакф төшенчәсен кайвакыт аңлап бетерә алмауларын билгеләп узды. "Бүгенге Россиядә вакфны башка ислам институтлары белән бутыйлар. Еш кына агымдагы чыгымнарны финанслау фонды буларак кабул итәләр", – диде ул. Заманында вакф буенча комиссия оештыру зарурияте мәсьәләсе белән ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать иткәннәрен искәртте. Шул рәвешле, Татарстанда вакф милке турында положение кертелгәнен әйтте.

Пленар утырыштан соң, гомуми нигезләмәләр һәм вакф кагыйдәләре темасына 1 нче секция һәм вакфлар үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәләре темасына 2 нче секция утырышлары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100