Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда дин әһелләре өчен әдәби гарәп теле буенча курслар уздыра
Укулар тәмамлангач, КФУ таныклыгы бирелә
(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә эшләүчеләр, дини уку йортлары мөгаллимнәре) өчен әдәби гарәп теле буенча курслар уздыра.
Укулар 2015 елның апрель-декабрь, 2016 елның февраль–декабрь айларында үткәреләчәк.
Дәресләрне гарәп теле белгечләре уздыра. Укулар тәмамлангач, КФУ таныклыгы бирелә.
Курс түләүсез. Тулырак мәгълүматларны Россия ислам университетында (Казан, Газ урамы,19 нчы йорт, 318 нче кабинет) 26 мартта сәгать 19.00дә үткәреләчәк оештыру җыелышында белешергә мөмкин, диелә ТРМДН сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз