news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дин әһелләре СССР чоры мөселманнарының яшәеше турында сөйләште

Казанда дин әһелләре СССР чоры мөселманнарының яшәеше турында сөйләште
Салават Камалетдинов

Бүген Казанда «СССРда ислам һәм мөселманнар» бөтенроссия конференциясе узды. Чара Корстон кунакханәсенең «Пушкин» залында үтте.

Конференциядә Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе, Волгоград, Махачкала, Дербент, Ставрополь, Бакудан дин әһелләре һәм дөньяви белгечләр катнашты.

Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышын тарихны искә алу белән бәйләде. 

«70-80 елларда дин турында авыз тутырып сөйләшүне күз алдына да китерә алмый идек. Әбиле-бабайлы гаиләләрдә дин сакланды. Алар качып-посып булса да җомгага йөрде, гает үткәрде. Китап укый белүчеләр бик аз иде. Җомга көне һәм җомгадан соң кешеләр китап укыганны тыңларга бара иде», –  дип сөйләде ул.

«Һәр мөселманның күңелендә дин яши һәм яшәячәк. Быел Татарстанда гына түгел, илебез буйлап бик күп чаралар үткәрелде, мәчетләр торгызылды. Шушы чарада катнашкан һәрбер кешегә зур рәхмәт. Бүген мәчетләребездә матур укулар алып барыла, динне үстерү буенча бик күп хезмәт куела», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Дөнья мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе әгъзасы Энгель Таһиров совет чорын бик әһәмиятле булуын искәртте.

«Без үткән буынга рәхмәтле булырга тиеш. Безнең тамырлар бай. Совет чоры – яшерен, әмма мәңгелек тема. Без аның турында 100 ел сөйләштек һәм тагын йөз ел әле ул үзенең актуальлеген югалтмаячак. Совет чоры тәҗрибәсе – бик мөһим. Муллалар, бабайлар исламның чисталыгын саклап кына калмый, дингә ышанучы халыкның санын да үстерә алган», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100