Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Девятаев урамында "Шевроле" машинасы урам уты баганасына барып кергән
Машина белән 19 яшьлек егет идарә иткән булган.
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда Девятаев урамында чит ил маркалы машина зур тизлектә урам яктырткычы баганасына килеп кергән. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекцисендә хәбәр иттеләр.
“Шевроле”да 19 яшьлек йөртүче Порт урамы буенча хәрәкәт иткән. Тизлекне арттыру сәбәпле, машина юлдан чыгып киткән һәм урам уты баганасына барып кергән.

Егетне табиблар караган һәм, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, өенә җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз