news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Девятаев һәйкәлен урнаштыру өчен урын сайланды – эшләр башланды

СССР Герое, очучы-истребитель Михаил Девятаев һәйкәле Казанда елга порты янында куелачак – бу урын һәйкәл урнаштыру өчен ике ел элек тәкъдим ителгән булган. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе монументны урнаштыру өчен урын әзерли башлады. Ул Девятаев урамындагы 1 нче йорт 2 нче хуҗалык корпусы янында, дип хәбәр иттеләр мэриядә.

«Хәзер һәйкәл урнаштыру өчен җир участогын әзерләү эше бара», – диелә администрация вәкилләренең социаль челтәрләрдәге хәбәрендә.

Планнарда, һәйкәл куюдан тыш, территорияне төзекләндерү дә бар.

Исегезгә төшерәбез, елга порты территориясендә һәйкәл куюны геройның гаиләсе сорады, Девятаевның анда эшләве белән аңлаттылар. 2017 елда Казанда һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс узды, анда катнашуга профессиональ скульпторлар һәм архитекторлар җәлеп ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100