news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дерматовенерологларның III Бөтенроссия конгрессы булачак

Аның кысаларында төрле чаралар каралган

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Танылган профессор-дерматовенеролог Александр Генрихович Ге хөрмәтенә 27 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Казанның Толстой урамындагы 4 нче йортта мемориаль истәлек тактасы ачылу тантанасы булачак. Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Сафиуллин урамындагы 32А йортта исә Республика клиник тире-венерология диспансерының яңа поликлиника бүлеген ачу планлаштырылган.

 

Шул хакта белдергән әлеге диспансер белгече Алисә Низамова хәбәр иткәнчә, 27сендә 16.00 сәгатьтә ”Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында III Бөтенроссия конгрессы эшен башлаячак. Конгресс дерматологиядә яңа медицина технологияләре, Россия Федерациясе гражданнарына дерматовенерологик ярдәм күрсәтүне оештыру, тире авыруларын лаборатор шартларда диагностикалау буенча инновацион технологияләр, җенси юл белән йога торган инфекцияләрне диагностикалау, аерым төр медицина ярдәме күрсәтү тәртибен әзерләү һәм дерматологиядә медицина ярдәме стандартлары кебек төп фәнни юнәлешләр буенча эшләячәк. Анда, шулай ук, тире яман шеше авырулары проблемасы да кузгатылачак. Болар һәммәсе пленар докладларда, секция утырышларында, фәнни симпозиумнарда каралачак.

 

30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк III Бөтенроссия конгрессы эше Россия дерматовенерологлары җәмгыяте тарафыннан оештырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100