news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда депутатларның социаль учреждениеләр белән эшенә йомгак ясалачак

Парламент депутатлары республикада 65 социаль учреждениегә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 4 июльдә Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында республика социаль учреждениеләренең попечительлек советы составында парламентарийларның эшенә йомгак ясалачак. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 елның ноябрендә парламент депутатларының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның попечительлек һәм күзәтү советлары эшчәнлегендә катнашуы турында Татарстан Дәүләт Советы Президиумы карары кабул ителде. Биш ел дәвамында алар әлеге оешмаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, парламент депутатлары республикада 65 социаль учреждениегә шефлык итә, аларга җиһазлар һәм техник чаралар сатып алу, ремонт эшләре үткәрү өчен кулдан килгәнчә финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтә.

«Финанс мөмкинлекләре булмаган кешеләр чаралар, очрашулар оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша. Бу да җәмәгатьчелек, башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының игътибарын мондый учреждениеләр проблемаларына җәлеп итү, тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерү һәм адаптацияләү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен мөһим. Һәм мин ышанам, мондый тәҗрибә алтынчы чакырылыш парламент депутатлары тарафыннан дәвам ителәчәк», - диде ул.

Бүген республика бала йортында Попечительлек советы утырышында паллиатив хезмәтне үстерү һәм медицина, мәгариф хезмәтләрен оештыруны камилләштерү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, әлеге учреждениенең үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар.

Аерым алганда, яңа санитар таләпләр белән бәйле рәвештә төркемнәр өчен мәйданнар, йокы бүлмәләре, махсус бүлмәләр җитмәү проблемасы туган. Шулай ук кер юу һәм кухня җиһазларын, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасын алыштыру таләп ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100