news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда депутатларга Татарстанда икътисадны цифрлаштыру турында сөйләделәр

Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру трендлы һәм перспективалы эш, дип билгеләп үтте.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Биредә төбәктә икътисадны цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр үсеше перспективалары тәкъдим ителде.

Доклад белән Татарстан вице-премьеры - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыкты. Ул Татарстанның цифрлаштырылуга әзер төбәкләрнең берсе булып әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру трендлы һәм перспективалы эш, дип билгеләп үтте.

“Россиянең бер генә субъекты да, бер генә предприятиесе дә артта кала алмый. Югыйсә, ул төпкә утыра”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин өстәп, икътисадны цифрлаштыру темплары үсә генә барачак, диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100