news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда демографик рекорд куелган

2016 елда Татарстан башкаласында 24 мең 564 бәби туган, бу – 2015 елга караганда, 501гә артыграк.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). 15 ел эчендә Казанда туучылар саны өч тапкыр диярлек арткан. 2016 елда гына да Татарстан башкаласында 24 мең 564 бәби туган. Бу 2015 елга караганда 501гә артыграк. Теркәлгән тууычылар саны үлүчеләр санына караганда 11 мең 211 кешегә - 84 процентка артыграк – бу соңгы егерме елның рекордлы саны. Башкаланың башкарма комитетында үткән эшлекле дүшәмбедә хәбәр ителгәнчә, соңгы елларда малайлар кызларга караганда күбрәк туа башлаган. 2016 елда 12 мең 668 малай һәм 11 мең 896 кыз туган. Туучыларның 55 проценты – гаиләдә икенче яки өченче, йә аннан соңгы балалар.

Ә туйлар саны 2016 елда, 2015 елга караганда 1663га азрак булган. Нибарысы 10 мең 862 генә. ЗАГС идарәсе моны туксанынчы елларда туучылар саны азлыгы белән бәйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100