news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Дементьев урамындагы йортта фатир янган

Бина эчендә кешеләр калган булу ихтималы да бар.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казанда Дементьев урамы 3а номерлы йорттагы фатирда янгын чыккан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Янгын турында хәбәр 112 коткару хезмәтенә 20:28 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын йортның җиденче катындагы фатирда чыккан, подъезд көчле төтенгә күмелгән. Янгын чыккан бинада кешеләр калу ихтималы да бар, диелә. Янгын куркынычлыгы буенча 2 номер белән бәяләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерүенчә, йорт ишегалдында машиналар күп булганлыктан, коткаручыларга автобаскыч кую мөмкинлеге дә булмаган. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм эвакуаторлар эшләгән.
 
Йорттан 20 кешенең эвакуацияләнүе хакында әйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot