news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда декоратив-кулланма сәнгать рәссамнарының күргәзмәсе була

Экспозициядә керамика, батик, агачтан ясалган панно, пыяладан ясалган шәмаил һәм чигелгән келәмнәр, зәркән бизәнү әйберләре тәкъдим ителә.

21 октябрь 16.00 сәгатьтә Әмир Мәҗитов музееның күргәзмәләр залында «Осталар» декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә 80нән артык декоратив-гамәли сәнгать әсәре – керамика, батик, агачтан ясалган панно, пыяладан ясалган шәмаил һәм чигелгән келәмнәр, Сөембикәнең башлыгы, зәркән бизәнү әйберләре һ.б. бар.

«Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә эшләүче Татарстанның алдынгы осталары һәм рәссамнары үзләренең иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итә. Республиканың гамәли сәнгате милли сәнгатьнең традицион төрләрен торгызу юнәлешендә – зәркән сәнгате, күн мозаикасы, чигү, керамика, агач эшкәртү, туку һәм башка юнәлешләрдә үсә», дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Рәссамнар борынгы орнаментны, татар сәнгатенең композицион һәм технологик традицияләрен уңышлы куллана, эшкәртә, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә 21 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр эшләячәк: сишәмбе - шимбә 10.00 - 18.00 сәгатьтә, якшәмбе – 10.00 – 16.00 сәгатьтә, дүшәмбе - ял.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100