Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда декоратив-гамәли сәнгать остасы Луиза Фәсхетдинованың күргәзмәсе ачыла
12 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Луиза Фәсхетдинованың «Гөлханә» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Ачылыш тантанасына керү бушлай. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбрә итә.
Луиза Фәсхетдинованың иҗади эшчәнлеге алтын тегү һәм чигү сәнгате традицияләрен яңарту һәм үстерү белән бәйле. Ул милли костюм (күлмәк, камзул, калфак, түбәтәй һ.б.) комплексына керә торган эшләнмәләрдә, йола һәм көнкүреш предметлары - сөлге, татар мәдәниятенең дини-рухи символлары булган предметларда - шамаил, намазлык һ.б. традицион чигү һәм алтын тегүне уңышлы куллана.
Луиза Фәсхетдинованың эшләре халыкара (Төркия, Пакыстан, Гыйрак, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия, Венгрия, Франция һ.б.), бөтенроссия, төбәк һәм республика күргәзмәләрендә куелган.
Күргәзмәдә рәссамнең соңгы 5 елда иҗат ителгән 30дан артык эше тәкъдим ителә. Бу - намазлык, шамаил, Коръән өчен савыт һәм япма. Шулай ук традицион татар костюмы ансамбльләре, Казан татарларының чигелгән баш киемнәре күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 11 февральгә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз