news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда декабрьдә игелекле эшләр чаралары башлана

Татарстан башкаласы икенче тапкыр «Юмарт сишәмбе» илкүләм акциясенә кушыла. Хәйрия акциясе 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Шәһәр халкының, коммерциягә карамаган оешмаларның, эшкуарларның һәм хакимият органнарының игелекле эшләрен берләштерәчәк әлеге чараны «Игелекле Казан» автоном коммерциягә карамаган оешмасы оештыра. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә аның директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Бу гади генә акча җыю чарасы түгел, ә кемнең нәрсәгә мохтаҗлыгын аңлап, бердәмлек белән кул сузучыларның һәм үзара ярдәмләшүнең чын бәйрәме. Игелекле эш башкару өчен менә дигән сәбәп. Әйдәгез, акцияне хуплыйк һәм үзебезне бу мөмкинлектән чикләмик», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ул шулай ук мондый акцияләрнең хәйрия оешмаларына яңа ирекле затлар җәлеп итәргә булышуын әйтте. Шәһәрнең эшмәкәрләр берләшмәсе өчен бу – социаль җаваплылык күрсәтү һәм рәхмәт казану, димәк, халыкның тугрылыгын арттыру мөмкинлеге.

Татьяна Мерзлякова сүзләренчә, игелекле эшләр чарасына үз мөмкинлекләреннән чыгып һәр теләгән кеше кушыла ала.

Ул быел «Юмарт Чәкчәк» акциясе нигезенә өч төрле катнашу ысулын күздә тоткан «Юмарт кеше» концепциясе салынуын сөйләде:

• «Үткен акыл» («Светлая голова»): белемнәрне, тәҗрибәне һәм һөнәри күнектермәләрне тапшыру, лекцияләр һәм консультацияләр үткәрү.

• «Алтын куллар» («Золотые руки»): үз хезмәтең белән булышу, остаханәләр оештыру һәм төрле әйберләр ясау.

• «Ихлас күңел» («Участие и неравнодушие»): башлангычларны чыганаклар, вакыт, игътибар яки мәгълүмат белән хуплау.

Үзәк чара булып 1 декабрьдә 10:00 нан 20:00 гә кадәр Үзенчәлекле осталык үзәгендә ачылачак «Юмарт ярминкә» билгеләнгән. Цоколь катында һәм атриумда инклюзия үзәкләре, коммерциягә карамаган оешмалар, эшкуарлар берләшмәләре вәкилләре һәм осталар җыелачак. Кунаклар инклюзия остаханәләрендә тәрбияләнүчеләр ясаган әйберләрне сатып ала, ачык осталык дәресләренә һәм иҗади очрашуларга йөри алачак.

Программада шулай ук «Игелекле Казан», «Трамплин» һәм «Перемена» фондлары белән берлектә оештырылган хәйрия аукционы да бар. Сатуга куелган әйберләр арасында фондларда тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре, эшмәкәрләрдән бүләкләр булачак, җылы игелекле мохит онытылмас тәэсирләр калдырачак.

Аерым бер башлангыч авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар үзәгенә (Кризислы йөклелек үзәгенә) ярдәм күрсәтүгә багышлана. «Без шулай ук әниләр һәм сабыйлар өчен балалар караватлары һәм туклануы, бала карау кирәк-яраклары һәм башка кирәкле әйберләр җыюны оештырабыз», – дип аңлатты докладчы.

Моннан тыш, әниләр төркеме җыр дәресләре оештырачак. Бу хакта хәбәр тарату өчен, халык арасында сүзе үткән танылган кешеләрне дә җәлеп итәргә ниятлиләр. Кризис үзәгендәге әниләргә кирәкле әйберләр исемлеге блогерларга махсус әзерләнгән тартмалар белән юлланачак. Алучылар кирәкле әйберләрне үзләре сайлап, җыюны оештыра һәм бу хәйрия башлангычы турында үз язылучыларына сөйли алачак.

Тагын бер юнәлеш – цифрлы мәгърифәтчелек: Авито белән берлектә интернетта куркынычсызлык буенча укыту очрашулары үткәрү планлаштырыла. Акция турында барлык җентекле мәгълүмат «Юмарт сишәмбе» сайтында урнаштырылган.

Искәртеп үтәбез, быел халыкара хәйрия көне – «Юмарт сишәмбе» – бөтен дөньяда 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Россиядә бу акция 2016 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 260 торак пункттан 4,6 меңнән артык партнерны берләштергән. Әлеге проектның төп максаты – кешеләрне игелекле эшләргә илһамландыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot