news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «декабрь диңгезе» белән көрәшәләр

Казанда юл хезмәткәрләре яңгыр һәм җепшек кар нәтиҗәләрен бетерү өчен көч куя. Гадәттәгечә кар чыгару урынына хезмәткәрләргә ливневкаларны чистартырга һәм бозлавык белән көчәйтелгән режимда көрәшергә туры килә. Шәһәр халкын сак булырга өндиләр, бигрәк тә юлларда.

«Декабрь диңгезе. Без хәзер нәрсә эшлибез? Ливневкаларны чистартабыз. Кичә кар чистарту барышында ливневкаларның өсте боздан һәм кардан чистартылды. Бүген, кирәк булган очракларда, ливневка рәшәткәләрендә каткан карны, бозны чистартабыз», – дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары матбугат хезмәте.

Яңгыр һәм һаваның нульле температурасы юеш юлларны, баскычларны «катырачак», дип кисәтте шәһәр мэриясе. Бозга каршы көрәшү өчен реагент кына кулланыла –  мондый һава торышында комлы тоз катнашмасын куллану мәгънәсез, чөнки аны яңгыр юа, дип ачыклык кертте администрациянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot