news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда декабрь аенда югалган ир-атны эзлиләр

Ул Восстание урамында урнашкан фатирыннан чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгеле түгел

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казанда хәбәрсез югалган 30 яшьлек Лазизжон Назаров эзләнә, дип хәбәр ителгән Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе сайтында.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2014 елның 12 декабре кичендә Назаров Восстание урамында урнашкан фатирыннан чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгеле түгел.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлегендә ир-ат югалу факты буенча РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче өлешендә ("Үтерү") күздә тотылган җинаять билгеләре буенча эш тикшерелә.

Аңа 30-35 яшь бирергә була, буе 170-180 см тирәсе, ябык, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Ул замоклы көрән куртка, зәңгәр төстәге джинсы, классик кышкы ботинкалар кигән булган.

Югалучы турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрне 02, 520-25-15, 8-903-062-93-39 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар (анонимлык гарантияләнә).

Фотосурәт tatarstan.sledcom.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100